news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дубайда дөньядагы иң биек кунакханә ачылачак

75 катлы бинаның биеклеге 356 метр.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Дөньядагы иң биек кунакханә быел Дубайда ачылачак. 75 катлы бинаның биеклеге 356 метр. Бу хакта Time Out Dubai җирле басма хәбәр итә, дип яза “Известия”.

Яңа The Gevora отеле әлегә иң биек саналган, биеклеге 355 метр һәм шулай ук Дубайда урнашкан JW Marriott Marquis Dubai кунакханәсеннән биегрәк булачак.

Яңа Gevora отеле Шейх Зайеда урамындагы сәүдә үзәгендә салынган, анда 528 номер һәм дүрт ресторан бар.

Люкс классының иң кечкенә номерлары 46 квадрат метр, иң зурлары – 85 квадрат метр. Яңа кунакханә Якын Көнчыгышта кунакчыллыгы һәм эксклюзив булуы белән мактана алачак, дип ышандырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100