news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дубайда авиашоуда тәкъдим ителгән Boeing 737 MAX 8 очкычы Казанда рейсларга кертеләчәк

Яңартылган интерьерлы самолет 2018 елның 1 гыйнварыннан Шереметьевога оча башлый.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Дубайда авиашоуда тәкъдим ителгән яңартылган интерьерлы Boeing 737 MAX 8 самолеты 2018 елның 1 гыйнварында Мәскәүгә рейсларга оча башлый, дип сөйләде Дубай авиашоу вакытында компаниянең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Якын Көнчыгыш, БДБ һәм Европа илләрендә коммерция операцияләре буенча өлкән вице-президенты Джейхун Эфенди.

Беренче чиратта, яңа самолетлар авиакомпаниянең Бангкок һәм Прага рейсларына чыгачак. Дубайда тәкъдим ителгән самолет – Boeing компаниясендә заказ бирелгән 76 нчы борт булган. Заказ тулысынча 2023 елда үтәләчәк. Бу модельдәге 6 борт ел ахырына кадәр Flydubai флотына керәчәк. Джейхун Эфенди журналистларга сөйләгәнчә, беренче чиратта самолетлар 5 сәгатьтән арткан рейсларга очачак һәм яңа бортлар алынган саен расписаниега кертеләчәк.

Boeing 737 MAX 8 самолеты Казанда 2019 елда гына рейсларда булачак.

Самолет конструктив үзенчәлекләре белән аерылып тора, аерым алганда, турбиналар тавышны 20 процентка киметә торган итеп эшләнгән. Самолетның төп үзенчәлеге салон яңартылуыннан гыйбарәт. Кәнәфиләр махсус ерак араларга очар өчен ясалган. Бөтен кәнәфиләр дә мультимедиа экраннары белән җиһазланган. Бизнес-класста утыргычлар саны киметелгән, аның төп үзенчәлеге – аларны карават итеп җәю мөмкинлеге пәйда булуда.

Авиакомпаниядә салонның яңа дизайнын эшләү ничә сумга төшүен хәбәр иттмиләр, әмма бу эшнең берничә ел башкарылганы билгеле.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100