news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дубайда төрле илләрдән 300дән артык кунак катнашында Fashion Iftar узды

Дубайда төрле илләрдән 300дән артык кунак катнашында Fashion Iftar узды
Наталья Поляк фотолары

Кичә кич Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә 300дән артык кунак катнашында, Казан үрнәгендә, дресс-код һәм мәдәни программаны берләштергән беренче Fashion Iftar узды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез, Fashion Iftar Казанда инде берничә ел дәвамында оештырыла, шушы вакыт эчендә ул Татарстанда да, тулаем алганда Россиядә дә танылып өлгерде. Быел әлеге проектка нигез салучы, «әдәпле мода өлкәсендә белгеч» һәм блогер Җәннәт Минһаҗева Татарстанның берничә компаниясе ярдәмендә бу тәҗрибәне Дубайда таратты.

Дубайның The Ritz-Carlton FIC халыкара финанс үзәгендә узган чарага төрле илләрдән 18 яшьтән олырак кунаклар чакырылган иде. Анда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Һиндстан, Төркия һәм Россиядән 300дән артык кеше килде. Интернациональ ифтарны чарада катнашучы брендларның составы да тәэмин итте.

Минһаҗева Дубайның чараны үткәрү урыны итеп сайлануын болай аңлатты: «Тәкъдимнәр күп булды: Казахстан, Төркия, Үзбәкстаннан. Мин Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тукталдым. Күп кенә россиялеләр үзара бәйләнеш, нетворкинг мәсьәләсендә бирегә ашкына һәм мин читтә Татарстанны үстерүдә файда китерергә теләдем».

Оештыручылар әйтүенчә, нигездә, блогерлар, медиашәхесләр һәм төрле вип-персоналар чараның кунаклары булган.

Казанда күптән түгел узган фешн-ифтардагы кебек үк, яшел төс кичәнең төп төсе итеп сайланган. Кунакларга тиешле дресс-кодны сакларга тәкъдим ителгән.

Программага шулай ук иганәчеләр тарафыннан әйберләр уйнату, бергәләп намаз уку һәм ифтар кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100