news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дубайда скульптор Әлфиз Сабировның «Аю бала» дип исемләнгән күргәзмәсе эшли

Дубайда скульптор Әлфиз Сабировның «Аю бала» дип исемләнгән күргәзмәсе эшли
Фото: Әлфиз Сабиров

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «Andakulova gallery» галереясендә Пермь скульпторы Әлфиз Сабировның «Аю бала» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Экспозиция шәхси галереяләр һәм дәүләт музейларында уздырылган күргәзмәләрнең дәвамы буларак тәкъдим ителә.

«Аю бала» – төрле мәдәниятләргә, шул исәптән, татар мәдәниятенә нигезләнгән күргәзмә. Тамашачыларга төрле мифик геройлар һәм башка әкият геройлары образлары тәкъдим ителә. Бронзада сурәтләнгән һәр герой үзендә әкиятнең серен, аның эчке көчен һәм тормыш кыйммәтен саклый. «Аю бала» дигән эшем бар: безнең якларда татарлар, әти-әни баласына кечкенәдән үк «аю бала кебек таза бул» дип әйтә иде, шундый әйтем ул. Әлеге күргәзмәдә «Ат. Тулпар», «Сөембикә», «Барс Табар 2», «Зилант» һ.б. эшләрне күрергә мөмкин», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Әлфиз Сабиров.

Фото: Әлфиз Сабиров

Күргәзмәне галерея хуҗасы Наталья Андакулова белән бергә әзерләгәннәр. «Принцесса» скульптурасын шәрык-төрки образы буларак ясадым. Шул скульптурадан илһамланып, Казандагы парфюмер Анна Вахитова белән «Принцесса» хушбуен ясадык, ул шул күргәзмәгә куелды», - диде скульптор.

Шулай ук, экспозициягә Казан шәһәренең «Persepol» кулдан эшләнгән келәмнәр студиясе белән берлектә Әлфиз Сабировның эскизлары буенча ясалган келәмнәр кертелгән. Күргәзмә 15 февральгә кадәр эшләячәк. Галереянең адресы: Дубай, DIFC Damac Park Tower P4 unit 1.

Фото: Әлфиз Сабиров

  • Әлфиз Сабиров – скульптор. Пермьдә туып үскән. 2005-2011 елларда Илья Глазуновның Россия рәсем сәнгате, скульптура һәм төзелеш сәнгате академиясендә укый. «Россия Рәссамнар берлеге» әгъзасы. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Баки Урманче исемендәге премиясе лауреаты (2017). Строганов премиясе лауреаты (2021).
  • Скульпторның эшләре Париж, Гренобль, Нью-Йорк, Лондон, Дубай, Берлин, Рига, Токио, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Екатеринбург, Пермь, Төмән, Красноярск, Иркутск кебек шәһәрләрдә төрле музейларда һәм шәхси күргәзмәләрдә куела.

Фото: Әлфиз Сабиров

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100