Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дубайда Данис Шакиров һәм Исмаил Аль Камали ике яклы хезмәттәшлек турында сөйләштеләр

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров эш сәфәре белән Дубай шәһәрендә. Биредә ул шейх Абдулла Исмаил Аль Камали белән очрашты.
Очрашу вакытында Данис Шакиров һәм Исмаил Аль Камали ике яклы хезмәттәшлекнең әһәмияте турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Шейх Дубайда милли бәйрәмебез Сабантуйны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәтен белдерде. Ул әлеге чараның төрле халыклар арасындагы дуслыкны, мәдәни элемтәләрне ныгытуда зур роль уйнаганын ассызыклады.
Шулай ук сөйләшү барышында яклар Татарстан Республикасы белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп үттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз