news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дубай Хөкүмәте Рамазан аенда төрле илләрдәге мохтаҗларга бер млрд порция ризык таратачак

Дубай Хөкүмәте Рамазан аенда төрле илләрдәге мохтаҗларга бер миллиард порция ризык таратачак. The National сайты китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, узган елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Хөкүмәте дөньяның 47 илендәге мохтаҗларга, шул исәптән коронавирус пандемиясеннән зыян күрүчеләргә – 220 миллион, 2020 елда исә 15 миллион порциядән артык ризык тараткан.

Статистика буенча, көн саен ачлыктан 25 мең кешенең, шул исәптән 10 мең баланың гомере өзелә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Азык-төлек җыелмаларын БМОның Бөтендөнья азык-төлек программасы, Төбәк азык-төлек банклары челтәре, Мөхәммәд бен Рәшид Әл Мәктүмнең Гуманитар һәм хәйрия фондында катнашучылар, мохтаҗ илләрдәге гуманитар оешмалар бүлә.

Узган ел Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты һәм Премьер-министры, Дубай идарәчесе Шәех Мөхәммәд бен Рәшид Әл Мәктүм Гарәп Әмирлекләрендә яшәүчеләрне глобаль ачлыкка каршы көрәштә катнашу өчен иганә ярдәме күрсәтергә чакырган.

Акциянең максаты – ачлыктан интегүче барлык кешене азык-төлек белән тәэмин итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot