news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дуңгызлардагы Африка чумасын ияртмәс өчен урманга бармаска киңәш ителә (видео)

Алексеевск районында дуңгызларда Африка чумасын кисәтү юнәлешендә халыкка аңлату эшләре алып барыла.

 (Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Нурлат районы Сосновка авылында дуңгызларда Африка чумасы очрагы (АЧС) ачыкланганнан соң, куркыныч тудыручы якын-тирә зоналарда тирәнтен профилактика эшләренә керешкәннәр. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе шундый территорияләрнең берсе булган Алексеевск районында булып башкарылган эшләр турында сорашты.

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Харис Хәйбуллин әйтүенчә, куркыныч тудыручы икенче зонага Алексеевсктан тыш, Әлки, Спас, Аксубай, Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән районнары керә. Болар – Нурлат районыннан 100 км радиуста урнашкан районнар.

Искәртеп узыйк, экспертларның Нурлат районы Сосновка авылындагы бер шәхси хуҗалыкта үлгән терлекне тикшерүе барышында, Африка чумасына тестлар уңай нәтиҗә күрсәткән. Харис Хәбибуллин Сосновкадагы һәм 5 км радиуста урнашкан тагын 4 авылдагы шәхси хуҗалыклардан барлыгы 426 дуңгыз яндырылганын әйтте.

Харис Хәйбуллин фикеренчә, Нурлат районында Африка чумасыннан үлгән дуңгызга чир кабан дуңгызыннан йоккан булырга мөмкин. Урман кырыенда яшәгән хуҗа кеше йорт дуңгызларын урам як сарайда тоткан һәм аларның кабан дуңгызлары белән контактка керү ихтималы бар.

АЧС тан ничек сакланырга – бу хакта халык өчен белешмәлек әзерләнгән

Харис Хәйбуллин Алексеевск районында буенча барлыгы 5417 баш дуңгыз исәпләнгәнен, шуның 2800е – шәхси хуҗалыкларда булуын әйтте.

“Советлар чорында бездә хәтта 28 мең баш дуңгыз бар иде. Бүген Алексеевскиның 50 торак пунктының 43 ендә дуңгызлар асрыйлар”, - ди ул. Харис Хәйбуллин әйтүенчә, районда йорт терлекләрен тикшерү буенча икеайлык үткәрелгән булган. Нурлатта Африка чумасы очрагы теркәлгәч, өстәмә чаралар үткәрелә: дуңгызлардан даими рәвештә кан анализы алына һәм лабораториягә тикшерүгә җибәрелә.

Алексеевск районында АЧС буенча 29 кешедән, 13 техникадан торган штаб төзелгән. “Әгәр бездә дә авыру килеп чыга калса, нинди чаралар күрергә кирәклеген барладык. Бер-бер хәл була калса, без кыска вакыт эчендә вирус чыганагын юкка чыгарырга әзер. Карантин чаралары кысаларында, һәркемдә күпме дуңгыз булуын теркәдек. Һәр йортка кереп, бу авырудан саклану чаралары турында белешмәлекләр өләштек. Халык бу чирдән курыкмасын өчен аңлату эшләре алып барабыз. Әгәр дуңгызлары авырып китсә, я үлсә, кайнар линиягә шалтыратырга кушабыз. Аеруча урман белән чиктәш урнашкан авылларга игътибар юнәтәбез. Әйтик, Кыр- Баран авылы шундыйлардан. Анда керәшеннәр яши, ә алар дуңгыз итен яратып ашый, шуңа күрә күпләп тоталар”, - дип белдерде Харис Хәйбуллин.

Белешмәлектә вирусның беренче билгеләре, читтән кертелгән азык белән тукландырырга ярамау, Россиянең башка төбәкләреннән китерелгән яшь дуңгызларны сатып алу, хайваннарның мәетләрен юл кырыйларына, чүплекләргә ташлау тыелу һәм башка кагыйдәләр турында язылган.

Африка чумасы дуңгызны 3-4 көн эчендә үтерә

Харис Хәйбуллин сүзләренә караганда, Африка чумасыннан дәвалау чарасы юк. 95-100 процент очракта ул үлем белән тәмамлана. Гадәттә, бу вирусны йоктырган дуңгыз 3-4 көн эчендә үлә. Африка чумасы белән йогышланган дуңгызда клиник билгеләр 2-22 тәүлек арасында сизелә башларга мөмкин. Чирнең беренче билгеләре – дуңгызның тән температурасы 41-42 градуска кадәр күтәрелә. Әмма Харис Хәйбуллин сәламәт вакытта да дуңгызның нормаль тән температурасы 40 градус булырга мөмкинлеген әйтте. Африка чумасы белән авырган дуңгызның сулышы ешая, тәне тимгел-тимгел кызара, кызыл сипкелләр күренә. Тәненең төрле урыннарында шәмәхә төстәге таплар пәйда була. Авырып терелгән очракта да, Харис Хәйбуллин мондый дуңгыздан котылу ягын карарга кирәклеген әйтте, чөнки ул барыбер вирус йөртүче булачак.

Профилактика максатыннан кабан дуңгызлары аттырыла

Белешмәлектә кырларда кукуруз уңышы җыеп алынгач, калдык азык белән тукланып йогышлану очраклары булуы турында да искәртелә, чөнки анда кабан дуңгызлары йөргән булырга мөмкин. “Бу авыруны беренче булып кабаннар ияртә. Без, кыргый хайваннарның баш санын киметү максатыннан, аучылар белән дә эш алып барабыз. Кабаннарны аттырабыз, аннан тикшертү өчен республика лабораториясенә җибәрәбез”, - дип сөйләде Харис Хәйбуллин.

"Урманга бардың исә, аяк киемеңне ю!"

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе хәзер гөмбә сезоны булганлыктан, халыкның урманга ашкынуын да искәртте. “Моңа бәйле рәвештә, халыкның урманнарга йөрүдән тыелып торуын сорыйбыз, чөнки кабан дуңгызлары йөргән җирдән аяк киеменә ияреп, шушы вирус кайтырга мөмкин. Инде барган очракта да, кайткач, ишегалдына, дуңгызлар янына сарайга кергәнче, аяк киемнәрен дезинфекцияләү чаралары белән юарга кушабыз”, - диде Харис Хәйбуллин.

Машиналарның тәгәрмәчләре дезинфекцияләнә

Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе әйтүенчә полиция, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе белән берлектә, Биләр авылында Нурлат, Самара ягыннан килә торган машиналар туктатып тикшерелә. Машиналарының тәгәрмәчләре дезинфекцияләнгәннән соң гына алар Алексеевск районына үткәрелә.

"Чирле дуңгызның ите пешкән кебек"

Харис Хәйбуллин Африка чумасы авыруының башка йорт хайваннарына күчмәвен дә билгеләп үтте. Шулай ук, чир белән зарарланган дуңгыз итен ашаучы кешенең сәламәтлегенә дә әллә ни куркыныч янамавын әйтте. Харис Хәйбуллин андый дуңгызның ите кайнар, әйтерсең лә, инде пешкән кебек булуын билгеләп үтте.

"Төп профилактика чарасы - терлекне сарайда гына тоту"

“Иң мөһиме – терлекнең бары тик сарайда тотылуы. Бу, шулай ук, профлактика чараларының берсе. Әгәр халык ветеринария хезмәте таләпләрен үтәсә, дуңгызларны тышка чыгармасалар, бу авыру безнең өчен куркыныч булмас дип саныйм. Әмма барыбер уяу булырга, сакланыга кирәк. Безнең районга бу вирусны ничек тә кертмәүгә ирешербез дип уйлыйм”, - дип белдерле Харис Хәйбуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100