news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дуңгыз ДНКсы табылган колбаса җитештерүчегә “хәләл” сертификатын Татарстан оешмасы биргән

Татарстанда «Царицыно» ААҖ җитештергән «Говяжья особая» колбасасы «Магнит» кибетләр челтәрендә сатыла.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Диана Авакян). “Краснодар өлкәара ветеринария лабораториясе” ФДУ «Царицыно» ААҖ җитештергән «Говяжья особая» колбасасында дуңгыз ДНКсы булуын ачыклаганнар.

«Татар-информ» агентлыгына ветеринария лабораториясе директоры урынбасары Рәисә Шкиря, колбаса үрнәге лабораториягә агымдагы елның июлендә килде дип белдерелгән. Заказчы мәгълүматлары буенча колбаса “Магнит” кибетеннән сатып алынган.

«Царицыно» ААҗ җәмгыятенә “хәләл” сертификатын „Хәләл“ Аудит Һәм контроль буенча үзәге" компаниясе биргән. Үзәктә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә бу хәлне намуссыз көндәшләр һәм продуктта дуңгыз ите булуын күрсәтми торган нәтиҗәсез тестлар белән аңлаттылар.

Әлеге колбаса Татарстанда «Магнит» кибетләр челтәрендә сатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot