news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ДЦП белән авыручы 13 яшьлек Владиславка Рөстәм Миңнеханов исеменнән таган бүләк иттеләр

Банцыревлар гаиләсенә бүләкне Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тапшырды.

ДЦП белән авыручы 13 яшьлек Владиславка Рөстәм Миңнеханов исеменнән таган бүләк иттеләр
Александр Эшкинин

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Бүген иртән  Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ДЦП белән авыручы 13 яшьлек Владислав Банцыревка Татарстан Президенты исеменнән тагын тапшырды.

Владислав Банцырев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәйрия “Теләкләр чыршысы” кысаларында хыялларын тормышка ашырган балаларның өченчесе булды. “Татарстан Президенты Владикның хыялын тормышка ашырып, гаиләгә таган бүләк итте. Бу әйбәт бүләк дип уйлыйм. Җәй көне таган урнаштырылачак”, - диде Эльмира Зарипова.

Бүген иртән Банцыревлар гаиләсендә министрны 13 яшьлек Владиславның әнисе Ольга Банцырева, әбисе Татьяна Ивановна һәм алты яшьлек сеңелесе Дарья каршы алды. Әнисе Владиславта балалар церебраль параличы (ДЦП) булуын әйтте. Ул күп операцияләр кичергән, хәзер Казанда реабилитация уза.

“Кунакка барсак, Владикны таганнан төшереп булмый. Гел каядыр барып булмый, шуңа да таган сорадык”, – дип аңлатты әни кеше. Гаилә, Владислав саф һавада күбрәк булсын өчен, ике ел элек Авиатөзелеш районыннан Салмачы бистәсенә шәхси йорт алып күченгән.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы шулай ук Рөстәм Миңнеханов исеменнән өй формасындагы торт һәм үзеннән тәм-томнар бүләк итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100