news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ДТФ программасы буенча торакны сафка бастыруда Казан иң проблемалы төбәк булып кала
Агымдагы елның гыйнвар-май айларында Татарстанда торакны сафка бастыру буенча еллык план 49 процентка үтәлгән
Скопировать ссылку
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның гыйнвар-май айларында Татарстанда торакны сафка бастыру буенча еллык план 49 процентка үтәлгән. 5 ай эчендә барлыгы 983 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 10 процентка артыграк. Бу саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин яңгыратты.
Министр сүзләренә караганда, бу күләмне тәэмин итүдә узган ел башлап калдырылган төзелешләрнең өлеше зур. Аерым алганда, әлеге мәйданны сафка бастыруга узган елда төзелә башлаган коммерцияле һәм шәхси торакларны рәсмиләштереп бетерү ярдәм иткән. Билгеле булганча, быел республикада социаль ипотека программасы буенча план 800 мең кв. метр күләмендә. 25 майга булган мәгълүматларга караганда, узган елларда башлап калдырылган төзелешләрне дә исәпкә алганда, әлеге социаль төзелеш буенча еллык биремнең 23 процентка гына үтәлүе күзгә ташлана. Ягъни бу 5 айда 2 мең 634 кенә фатир әзер булган дигән сүз. 3 объектта эш бөтенләй башланмаган. Марат Хөснуллин бу өлкәдә кайбер төзелүче объектларны финанслауда, электрон-сәүдә мәгълүмат системасы (ЭТИС) мөмкинлекләрен тулы файдаланмау буенча проблемалар булуын ассызыклады. Шулай ук урыннарда сертификатларны рәсмиләштерү эшенең дә киртәләр аша баруын искәртте. Бүген Дәүләт торак фонды программасы буенча торакны сафка бастыру буенча иң проблемалы төбәк булып Казан шәһәре кала. Биредә дистәгә якын йортта төзелеш темплары гаять түбән. Шул уңайдан Казан шәһәре Башкарма комитеты рәисе Рафис Борһановка шактый кызарырга туры килде. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, эшнең тиешенчә оештырылмавы урыннарда нәтиҗәле эшчәнлек алып бармауны күрсәтә.
Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә килгәндә, Марат Хөснуллин шушы көннәрдә генә бу максатларга РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы карары белән республикага 240 млн. сум финанслар бүленүе турында җиткерде. Татарстан 300 млн.сумнан артыграк акчага дәгъва иткән булса да, финанслар кимрәк бүленгән. Марат Хөснуллин моны быел заявкалар белән катнашучы төбәкләрнең саны арту белән бәйләп аңлатты. Быел конкурс комиссиясенә 80 төбәктән заявкалар алынган.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин үз чыгышында кайбер проблемаларга да карамастан, фонд программасының үз вакытында һәм тиешле күләмдә үтәләсенә ышаныч белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot