news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дряблов йортында "Һөнәрчеләр остаханәсе" балалар белем бирү үзәге урнашачак

Петр I тукталган әлеге бинаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карады.

Дряблов йортында "Һөнәрчеләр остаханәсе" балалар белем бирү үзәге урнашачак
president.tatarstan.ru

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Казанның Михляев-Дряблов йортында ремонттан соң “Һөнәрчеләр остаханәсе” балалар белем бирү үзәге урнашачак. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелә торган бинаны карау барышында сөйләшенде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Муса Җәлил урамындагы 19 нчы йортта Петропавловский чиркәве белән янәшә урнашкан Дряблов йорты XVII гасыр ахыры – XVIII йөз башында төзелгән. Риваятьләр нигезендә, ул вакытта сәүдәгәр Иван Михляевка (Микляевка) караган нәкъ шул бинада, Казанда булганда Россия императоры Петр I тукталган.

Йорт республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. 2015 елда аны консервацияләү карары кабул ителгән. Соңрак аны төзекләндерү уена килгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100