Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ДРКБ травматологы: Имгәнү ихтималын белә торып, ата-ана баласын батут үзәгендә калдыра
Республика балалар клиник хастаханәсе травматология бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов батутларның балалар сәламәтлеге өчен зыянын искәртте. «Имгәнү ихтималын белә торып, ата-ана баласын батут үзәгендә калдыра», - диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.
«Батутта имгәнү очраклары арта бара. Балалар күңел ачу үзәкләре ел саен ачылып тора, һәркайсында батутлар бар. Баласын балалар бүлмәсендә калдырганда, ата-аналар имза куя – алар батутның имгәнүләргә китерү мөмкинлеген белә. Димәк, ата-ана белә торып, баланы батутта сикерергә калдыра дигән сүз», - ди Руслан Хәсәнов.
Нигездә, бу имгәнүләр – умырткалыкта компрессион сыну. Кайсыдыр умырткалар бөкләнеп килә дигән сүз.
«Батут ул – спорт җайланмасы. Спортчы батутта сикерсен өчен, спорт мәктәпләрендә бер-ике ел гомуми гимнастика белән шөгыльләнәләр, тренер баланың сәләтлеме-юкмы икәнен карый. Аннары гына батутка кертәләр. Ә без әзерлексез балаларны туган көннәргә, бәйрәмнәргә сикерергә җибәрәбез. Аннары берәм-берәм травматологка китерәләр», - дип сөйләде ДРКБ травматологы.
Руслан Хәсәнов әйтүенчә, имгәнгән бала алдагы ярты елда каты корсет кияргә тиеш була һәм аңа утырырга ярамый. Тагын ярты ел каты корсет салына, йомшагы киелә. Ел дәвамында физкультура белән шөгыльләнергә ярамый. Ике-өч айдан йөзәргә генә ярый. Ярты ел бала баскан килеш укытучысы белән өйдә генә шөгыльләнә ала.
«Укытучыларга да өстәмә эш йөкләнеше, ата-аналарга да өстәмә мәшәкать, чөнки баланы карарга кирәк, югыйсә, ул өйдә берүзе калып, үзен үзе карарга мәҗбүр булачак. Баланың имгәнүе өчен җаваплылыкны үзегезгә аласыз», - дип кисәтте табиб.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз