news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ДРКБ табибы тычкан бизгәге авыруының билгеләрен искәртте

Язын бакча йортларын җыештырганда, чир йогу куркынычы зур, шуңа күрә җыештырганда саклану чараларын күрү, кулга перчатка, биткә маска кию кирәк.

Яз башланып, бакча сезоны ачылуга бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (тычкан бизгәге) авыруы йогу куркынычы арта. Республика балалар клиник хастаханәсенең йогышлы авырулар диагностикасы бүлеге мөдире Лилия Зыятдинова бу чирнең билгеләрен искәртте.

"Геморрагик бизгәк - кимерүче хайваннар белән бәйле вируслы авыру. Бу чир вакытында тән температурасы күтәрелә, тәнгә тимгелләр, бигрәк тә култык астында бетчә кебек таплар чыга, бәвел бүленеше кими, бит, күзләр кызыра", - диде Лилия Зыятдинова.

Табиб сүзләренчә, язын бакча йортларын җыештырганда, чир йогу куркынычы зур, шуңа күрә җыештырганда саклану чараларын күрү, кулга перчатка, биткә маска кию кирәк.

«Кимерүче хайваннар үзара талпан аркылы йогышлана. Кешеләр шул кипкән калдыклардан чыккае тузанлы һаваны суласа, вирус йогарга мөмкин. Әйтик, шкафта печенье ише әйбер калып, тычканнар кимергән булып, аннары кемдер ашаса, бу авыру йогу куркынычы бар", - дип белдерде Лилия Зыятдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100