news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ДРКБ табиблары үз органнары суларга комачаулаган баланың гомерен саклап калган

Республика балалар клиник хастаханәсендә бик сирәк һәм куркыныч зәгыйфьлек – тумыштан диафрагма бүсере булган яңа туган балага операция ясаганнар. Бу хакта ДРКБның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабыйны тууга беренче тәүлектә үк бик авыр хәлдә реанимациягә күчерәләр. Ясалма сулыш аппаратына тоташтыралар.

«Тумыштан диафрагма бүсере булганда, әгъзалар күкрәк читлегенә менеп, үпкәләрне сытып, аларның үсешен боза. Бу, бала тууга беренче сәгатьләрдә үк, сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системасы җиткелекле эшләмәүгә китерә. Заманча медицина казанышларына карамастан, мондый патологияләрнең 40-50 процент очрагы үлем белән тәмамлана», – диләр ДРКБда.

Хирурглар корсак куышлыгы органнарын күчереп, анатомик яктан дөрес хәлгә китереп, диафрагма җитешсезлеген төзәтеп, баланың гомерен коткарып калган.

Табибларның вакытында югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүе нәтиҗәсендә, баланы терелтүгә һәм тернәкләндерүгә ирешкәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot