Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ДРКБ табиблары талагы зарарланып, бик сирәк авыруга дучар булган баланы коткарган
Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары бик сирәк авыруга дучар булган 11 яшьлек кызга катлаулы операция ясаган. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев үзенең МАХ каналында хәбәр иткән.
Баланың талагына (селезенка) зур зыян килгән булган. Ул хастаханәгә бик авыр хәлдә китерелә. Талак шулкадәр зур үскән ки, корсак куышлыгының бик зур өлешен биләп, башка органнарны сытып, ашарга һәм суларга да комачаулаган. Башта табибларның системалы кан авыруына шикләре туган, тулысынча тикшергәч, төп сәбәбен ачыклаганнар – паразитар чир (гиперспленизм һәм висцераль лейшманиоз диагнозы). Теләсә кайчан талак шартлап, бик күп кан китү куркынычы булган.
Табиблар берничә тапкыр кан күчергән, канның оешу сәләтен тотрыкландырырга тырышкан һәм, нәтиҗәдә, 3,5 кг авырлыкка җиткән талакны кисеп алган. Халыкара практикада мондый берничә очрак кына билгеле.
Операция уңышлы узган, бүгенгә баланың хәле тотрыклы, гомеренә куркыныч янамый. Алга таба ул паразитларга каршы терапия уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз