news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Драматургларның Туфан Миңнуллин исемендәге семинары башлана

Киләчәктә мондый семинарлар ике елга бер тапкыр үткәрелер, дип планлаштырыла.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Бүгеннән Биектау районы Кече Битаман авылында Бөтенроссия драматурглар семинары башлана. Аны Татарстан Язучылар берлеге, республика Мәдәният министрлыгы һәм Биектау муниципаль районы оештыра. Чара күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланып, аның исемен йөртәчәк.

Россия күләмендә узачак семинарда кырыкка якын кеше – драматурглар һәм режиссерлар катнаша.

Киләчәктә мондый семинарлар ике елга бер тапкыр үткәрелер дип ниятләнә.

Ябылу чарасы 23 июльгә билгеләнгән.

Семинар утырышыннан һәм ябылу тантанасыннан репортажларны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында укырга мөмкин булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot