news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Драматург Рәдиф Сәгъди халык театрларының күтәрелеш кичерүен әйтте

"Идел-йорт" бәйгесе финалына чыккан халык театры коллективлары спектакльләрен 6 – 15 октябрьдә Ленин исемендәге мәдәният сараенда карарга мөмкин.

Драматург Рәдиф Сәгъди халык театрларының күтәрелеш кичерүен әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар драматургы Рәдиф Сәгъди республикада халык театрларының күтәрелеш кичерүен билгеләп узды. Бу хактагы фикерләрен ул “Татар-информ”да “Идел-Йорт” театр коллективлары бәйгесенә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.

“Бәлки аларның күтәрелеш кичерүе профессиональ театрларның бер урындарак таптанып торуы белән бәйледер. Бик профессиональ дәрәҗәдә уйный торган коллективлар бар. Мәсәлән, Башкортстанның Илеш районы коллективы. Алар Мостай Кәримнең “Кыз урлау” комедиясен шундый югарылыкта куйдылар”, - диде бәйгенең жюри әгъзасы Рәдиф Сәгъди. Ул Татарстанда режиссерлар кризисы булуын билгеләп үтте.

Рәдиф Сәгъди Актаныш районында халык театрларының күплегенә сокланды. “Биредә мәктәп театр студияләрен санамасак та, кырыклап театр коллективы эшләп килә. Шаккатмалы хәл! Аларда профессиональ театр ачылса, Актаныш аңа күптән әзер”, - диде ул.

Рәдиф Сәгъди фикеренчә, Актаныш кебек районнан финалга бер генә театр коллективын китертү дөрес түгел. Тәтеш, Кама Тамагы, Аксубай кебек районнар берне дә куя алмый. Татарча да, русча да, чуашча да... Профессиональ дәрәҗәдә спектакль куя алган Актаныштан нигә биш коллектив китермибез?!” дип сорау куя ул.

Соңгы ун елда Актаныш халык театрлары ике тапкыр гран-прига ия булдылар. Болар – Актаныш мәдәният йортының театр коллективы һәм районның Киров авылы театр коллективы. Быел да финалга Киров авылы мәдәният йорты коллективы чыккан. Алар бәйге өчен Валентин Распутин әсәре буенча куелган “Рәнҗетелгән язмыш” спектаклен әзерләгәннәр.

  • “Идел-Йорт” театр коллективлары бәйгесе 2018 елдан башлап Камал театрының легендар директоры Шамил Закиров исемен йөртә. Финал турына 12 коллектив чыккан. Аларның спектакльләрен 6 – 15 октябрь көннәрендә Ленин исемендәге мәдәният сараенда карарга мөмкин. Бәйгенең җиңүчеләре 9 декабрь көнне Камал театры сәхнәсеннән игълан ителә. Тамашачыга җиңүче коллективның спектакле дә тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100