news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Драматург, прозаик Данил Салихов юбилей кичәсен К.Тинчурин театрында уздыра

Кичәдә Казан, Әлмәт, Минзәлә, Уфа, Стәрлетамак, Оренбург, Туймазы шәһәрләре театрлары, Дагыстаннан Ногай театры артистлары катнашуы көтелә.

Драматург, прозаик Данил Салихов юбилей кичәсен К.Тинчурин театрында уздыра
архив/Рамиль Гали, sptatar.ru/

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). 15 октябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, берничә әдәби премия лауреаты драматург, прозаик Данил Салихов үзенең юбилеен бәйрәм итә. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат үзәге хәбәр итә. 

Кичәдә күренекле язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, җырчылар, Казан, Әлмәт, Минзәлә, Уфа, Стәрлетамак, Оренбург, Туймазы шәһәрләре театрлары, Дагыстаннан Ногай театры артистлары катнашуы көтелә.

Кичә 18.30 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot