news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Драматург Мансур Гыйләҗев театр режиссерлары тәрҗемә әсәрләрен куймаска тиеш дип саный

Мансур Гыйләҗев фикеренчә, бүген иҗат итүче драматургларның әсәрләре куелган очракта, татар театры күтәрелеш кичерәчәк.

Драматург Мансур Гыйләҗев театр режиссерлары тәрҗемә әсәрләрен куймаска тиеш дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 21 март, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Драматург Мансур Гыйләҗев театрлар тәрҗемә әсәрләрен куймаска тиеш дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.

"Бүген бернинди тәрҗемә әсәрләрен куярга кирәкми. Чеховны куябыз, чөнки безгә бөтен дөнья әдәбиятын, классик әдәбиятны өйрәнергә кирәк, дип әйтәләр. Безнең милләтебездә Чехов дәрәҗәсендә язган авторлар шактый. Әдәбиятыбыз шулкадәр көчле", - дип белдерде ул.

Драматург әйтүенчә, татар драматургларларының әсәрләрен сирәк куялар. "Тәрҗемә әсәрләрне куялар да, бездә милли пьесалар юк, дип әйтәләр. Әгәр татар пьесалары, татар авторлары куелмаса, ул ничек барлыкка килсен? Шуңа күрә аларга урын ачарга кирәк, мөмкинлек бирергә кирәк, сәхнәне бирергә кирәк. Татар авторларының дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, чөнки дәрәҗә булган өлкәгә генә, дәрәҗә булган һөнәргә генә яшьләр килә. Безнең драматургның дөньяда, дәүләттә һәм халыкта дәрәҗәсе булмаса, ничек драматургиягә яшь драматурглар килсен?" - дип саный Мансур Гыйләҗев.

"Мин тәрҗемәләрне генә түгел, бөтен классик әсәрләрне дә бүгенге көндә туктатып торыр идем. Исән, әле яза торган авторларның пьесаларын куярга кирәк. Безнең 15 профессиональ театрыбыз бар һәм биш ел дәвамында барлык театрлар бүген иҗат итүче язучыларның пьесаларын куйса, бездә Ренессанс башланыр иде. Бу гаҗәеп күренеш булыр, башка милләтләр дә безне куя башларлар иде. Рус театры тулыр иде татар пьесалары белән. Мин моны ихластан әйтәм, моңа ышанам", - дип белдерде драматург.

Мансур Гыйләҗев белән интервьюның тулы вариантын Intertat.ru сайтында укый аласыз.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100