news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Драматург Илгиз Зәйниевның беренче китабы басылып чыкты

“Бәби” исемле балалар өчен пьесалар китабын Татарстан китап нәшрияты чыгарган.

Драматург Илгиз Зәйниевның беренче китабы басылып чыкты
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Драматург Илгиз Зәйниевның беренче китабы басылып чыккан. “Китабым чыккан! Балалар өчен пьесалар. Китап кибетләреннән таләп итегез”, - дип яза ул социаль челтәрләрдәге битендә. Китап Илгиз Зәйниевның Камал театрында куелган “Бәби” пьесасы исеме белән аталган.

“Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, Илгиз китапка үзенең дүрт әсәре керүен әйтте. Болар – “Бәби”, “Кәҗә, сарык һ.б.”, “Урман club” һәм “Ак чәчәкләр һәм кара көчләр” (“Кечтүкле уен”). Пьесаларның өчесе Камал театрында куелды. Берсе - “Кәҗә, сарык һ.б.” әле дә театрның репертуарында.

“Бәби” исемле балалар өчен пьесалар китабын Татарстан китап нәшрияты чыгарган. Илгиз Зәйниев әйтүенчә, китап әзерләү тәкъдиме белән нәшрият редакторлары авторга үзләре чыкканнар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100