news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Драматург Хәбир Ибраһим «Яңа татар пьесасы» конкурсына протест белдерә

«Яңа татар пьесасы» конкурсы сентябрь аенда игълан ителде һәм эшләр 1 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Драматург Хәбир Ибраһим «Яңа татар пьесасы» конкурсына протест белдерә
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Драматург Хәбир Ибраһим «Яңа татар пьесасы» конкурсында катнашмаячагын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде.

«Яңа татар пьесасы» конкурсын ике-өч ай аралыгында уздыру дөрес түгел. Язучыларның бөтенесе дә интернетта түгел, булса да, игъланны күрми калуы мөмкин. Хәзер бит инде ай ярым вакыт калды. Ул арада нинди шедевр тусын?! Бу – абсурд!», - диде Хәбир Ибраһим.

  • «Яңа татар пьесасы» Камал театры инициативасы белән уздырыла. Ул соңгы тапкыр 2016 елда узды. Татар драматургиясе конкурсының кабат элекке форматта узуын театр җитәкчелеге тәҗрибәле өлкән авторларны катнаштырырга теләү белән аңлата. Конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган һәм алдагы елларда “Яңа татар пьесасы” конкурсында катнашмаган әсәрләр кабул ителә.

«Оештыручыларның конкурс үткәрелмәгән өч ел эчендә драматургларның язылган пьесаларына өметләнүе бөтенләй дөрес түгел. Конкурс өчен пьесалар махсус язылырга тиеш. Андый эшкә бер елдан да ким вакыт бирелми. Бармактан суырып суррогат пьесасы язасы килми», - ди ул. Драматург жюрига хөрмәтле шәхесләр белән бергә театрдан шактый ерак торган кешеләр кертелүен дә тәнкыйтьли.

Хәбир Ибраһим фикеренчә, бу бәйге «үттеме – үтте» дигән уй белән генә эшләнгән кебек. «Бу драматургларга игътибар түгел, аларны мыскыл итү. Мөгаен, даими рәвештә беренче урын алып килгән кешеләрнең әзер әйберләре бардыр һәм алар алачак. Әйтте диярсең! Мин катнашмыйм һәм катнашырга теләмим” – диде Хәбир Ибраһим.

  • Пьесалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә. Конкурска 22 декабрьдә нәтиҗә ясала. Җиңүчеләргә 100, 75 һәм 50 мең сумлык өч премия каралган. Конкурста җиңеп чыккан әсәрләр махсус җыентыкта бастырыла һәм театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100