news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Драматург Эсфир Яһудин вафат булган
Скопировать ссылку
Татарстан Язучылар берлеге
Кичә, 3 май көнне, 73 яшендә драматург Эсфир Яһудин вафат булган. Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
«Эсфир Яһудин туган авылы зиратында җирләнәчәк», диелгән Татарстан язучылар берлеге хәбәрендә.
- Эсфир Яһудин (Хәмис Шәмсегали улы Яһудин) 1949 елның 4 гыйнварында Башкортстанның Кызыл Кама (Краснокама) районы Яңа Хаҗи авылында туа. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1978 елда Казан дәүләт курчак театрына эшкә урнаша, бер үк вакытта республика көндәлек матбугатында языша, беренче сәхнә әсәрләрен иҗат итә.
- 1979-1984 елларда Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлагач, Әлмәт драма театрында хезмәт куя. 1989-1991 елларда Нефтекама шәһәрендә (Башкортстан) үзе оештырган «Прометей» яшьләр театрының директоры вазифаларын башкара. Бу вакытта үзе язган пьесаларны сәхнәгә куя, күп районнарга гастрольләр оештыра.
- Эсфир Яһудинның «Мәхәббәткә мәдхия» исемле мелодрамасы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында озак еллар сәхнәдән төшми. Пьеслары Әлмәт, Минзәлә, Оренбург, Чаллы театрында куела.
- 1992 елда ул Татарстан кинокомитеты юлламасы белән Мәскәүгә кинодраматургларның Югары курсларына укырга җибәрелә. Аннан кайткач, «Оҗмах газабында өч төн», «Әсфәндияр» исемле киносценарийлар яза.
- 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot