Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бу атнада Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
Якын көннәрдә Татарстанда һава шартларының кискен үзгәрүе көтелә: кыска вакытлы антициклон йогынтысыннан соң төбәк кабат атмосфера фронтлары зонасында калачак, ул үзе белән яңгырлар, томан һәм көчле җил алып киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Россиянең Европа өлешендә һава массалары көнбатыштан көнчыгышка таба китә башлады, шуның аркасында атмосфера фронтлары тизрәк күчә, ә һава торышы ешрак үзгәрә.
Кичә Татарстан атмосфера фронты зонасында иде: урыны белән яңгыр яуды, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәйде, температура +3..+10 градуска җитте. Төнлә төбәк антициклон йогынтысында калды – явым-төшем туктады, ә температура нульгә кадәр төште.
Пәнҗешәмбе, 21 ноябрьдә, антициклон үз йогынтысын саклап калачак. Явым-төшем көтелми, урыны белән томан төшүе ихтимал. Төнлә температура -3..-8 градус, көндез -2.. + 2 градус тәшкил итәчәк.
Җомга, 22 ноябрьдә, республика яңадан атмосфера фронтлары зонасына эләгәчәк. Яңгыр, томан, урыны белән җепшек кар көтелә. Иртән һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Урыны белән бозлавык барлыкка килүе ихтимал. Төнлә температура -0..-5 градус тәшкил итсә, иртән +1..+6, көндез +4..+9 градуска кадәр җылыта.
Шимбә көнне, 23 ноябрьдә, Татарстанда явым-төшем сакланачак: яңгыр, ә төбәкнең көнбатышында җепшек кар ява. Төнлә һәм көндез температура +2..+7 градус тәшкил итәчәк. Ял көннәрендә уртача тәүлеклек температура күрсәткечләре кабат климатик нормадан 7-9 градуска артып китәчәк.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, 24 ноябрьдә антициклон йогынтысы зонасында явым-төшем туктала. Төнлә температура -1..-6 градус, көндез 0..+3 градус тәшкил итәчәк. 25 ноябрьдә төбәк кабат яңгырлы циклон йогынтысына эләгә - көндез термометрның терекөмеш баганасы +2..+7 градуска кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз