news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә

Бүген Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

19 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар белешмәләре буенча, республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә.

Төньяктан секундына 6-11 метр тизлектә искән җилнең тизлеге урыны белән 15-17 метрга кадәр җитә.

Көндез максималь температура +22..+27 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot