news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда яңгыр һәм +17 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген Татарстанда яңгыр һәм +17 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

29 майда Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бераз яңгыр явачак, урыны белән явым-төшем көчәергә мөмкин. Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәя. Көндез җилнең тизлеге 7-12 метрга, ә урыны белән 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез һава температурасы +12..+17 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot