Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда дәүләт милке керемнәре 1,3 миллиард сумнан арткан
2026 елның 1 сентябренә Татарстан Республикасы бюджетына дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләрен кулланудан һәм сатудан кергән салым булмаган керемнәр 1 321 миллион сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы.
Керемнәр структурасында милекне арендага бирүдән кергән табыш – 197,59 миллион сум, дәүләт унитар предприятиесе чиста табышының бер өлеше – 40 миллион, җирне арендага бирүдән – 93,68 миллион, сервитуттан – 31,17 миллион, идарә итүдән – 75,06 миллион, дивидендлар – 818,9 миллион, мөлкәтне сатудан – 56,96 миллион, җир кишәрлекләре сатудан – 7,6 миллион, башка керемнәр 0,05 миллион сум тәшкил иткән.
ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров сыйфатлы керемнәр активлар белән нәтиҗәле идарә итү буенча системалы эш нәтиҗәсе булуын билгеләп үтте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз