Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Доцент Рәшит Шакирҗанов: Татар теле — диалектик фикерләү ысулы ул
Телнең фәлсәфи нигезләрен өйрәнү нәтиҗәсендә милләтнең эчке дөньясын, фигылен, уйлау һәм эш-гамәл тәртибен ачыкларга мөмкин, ди ул.
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова).Телнең фәлсәфи нигезләрен өйрәнү нәтиҗәсендә милләтнең эчке дөньясын, фигылен, уйлау һәм эш-гамәл тәртибен ачыкларга мөмкин. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының татар телендә укыту буенча методик кабинет мөдире, доцент Рәшит Шакирҗанов шундый фикердә.
Бу хакта ул бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә җиткерде.
“Татар теле – диалектик фикерләү ысулы ул. Мисал өчен, чыктым аркылы күпер гыйбарәсен алыйк. Русча “вышел через мост” була. Чыктым аркылы күпер — ул фәлсәфи уйлану нәтиҗәсе. Башта күзәтү була, ягъни мин күперне күзәтәм, абстракт фикер йөртәм. Соңыннан исә чыгам дип, гамәл башкарабыз. Бу фәндә диалектика, ягъни эзлекле рәвештә фикер йөртү дип атала”, – диде Рәшит Шакирҗанов.
Татар теле белән фән теле туры килә, ди доцент. “Фәнни уйлау, фикерләү татар теленең нигезендә ята. Татарның максаты – эш, гамәл башкару. Чөнки җөмлә азагында һәрчак фигыль урнаша”, – диде ул журналистлар белән очрашу барышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз