news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» романы беренче тапкыр татар телендә куелды

Минзәлә театрында спектакльне Илсур Казакбаев сәхнәләштерде.

Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» романы беренче тапкыр татар телендә куелды
Минзәлә театрының матбугат үзәге

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә театры Федор Достоевскийның «Преступление һәм наказание» романы буенча «Җинаять һәм җәза» спектаклен чыгарды. Театр әлеге спектакль буенча зур гастрольләргә йөрергә, өлкән класслардагы һәр мәктәп укучысы һәм студентына барып җитергә хыяллана.

Илсур Казакбаев тарафыннан Минзәлә театрында куелган «Җинаять һәм җәза» спектакле — әлеге романның татар телендә беренче куелышы.

«Илсур Казакбаевның әлеге әсәргә яңача карашы спектакль карарга килгән яшь буынны кызыксындыра алды. Хәтта әсәрне яңадан укып чыгарга теләк белдерүчеләр дә булды», — ди театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева.

Минзәлә театрының «Иблис» спектакле белән Кече шәһәр театрларының «Дебют» призын алган яшь актеры Рөстәм Зиннуров тамашачы алдына яңа образда чыкты — спектакльдә Раскольников ролен ул башкарды.

«Мин мондый шәп, кызыклы һәм җитди проектка катнашуыма сөенеп бетә алмыйм. Бу минем өчен гаять зур тәҗрибә. Режиссерга тере эмоцияләр кирәк иде. Яңа эш стиле, декорацияләр, бирелеш формасы — барысы да театр сәнгатендә мин күрергә хыялланган әйберләр», — ди Рөстәм Зиннуров.

Спектакль «Кече шәһәр театрлары» федераль программасы кысаларында чыгарылган.

Сәхнә әсәре «Алтын битлек» театр премиясенә дә дәгъва итәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot