news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дошманны әсир итеп алган өчен Татарстан хәрбие «Батырлык өчен» медаленә лаек булды

Дошманны әсир итеп алган өчен Татарстан хәрбие «Батырлык өчен» медаленә лаек булды
Фото хәрбинең шәхси архивыннан

Татарстанның Ютазы районы Яссы Тугай авылында туган Рөстәм Солтанов быел мартта контракт төзи һәм туган илебез чикләрен сакларга китә. 4 ай узгач, 2 июньдә, хәрби бурычын үтәгән вакытта күрсәткән кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен «Батырлык өчен» медаленә лаек була, дип яза «Татар-информ».

Бер операция вакытында Рөстәмне эвакуацион төркем командиры итеп билгелиләр. Ул дошманны әсир итеп ала һәм бу хакта штабка хәбәр итә. Командирлар боерыгы белән әсирне югарыдагы җитәкчелекнең штабына китерәләр.

«Сугышта бер атна булып медаль алдым», - ди хәрби бүләге турында.

Авыр вакытта туган илгә ярдәмгә килеп дөрес эшләдем, ди Рөстәм.

«Батырлык өчен» медале хәрби хәрәкәтләр вакытында күрсәткән кыюлык һәм каһарманлык өчен тапшырыла. Ул Россия Президенты указы белән 2023 елның 23 мартында гамәлгә куелды, аның ике дәрәҗәсе бар. Медальнең алгы ягында «Батырлык өчен» орденындагы кебек тәре сурәтләнгән. Медаль Россия гражданнарына да, чит ил кешеләренә дә (шул исәптән үлгәннән соң да) тапшырыла ала.

Хәзер контракт буенча хезмәт шартлары потенциаль хәрбиләрне тагын да ныграк җәлеп итәрлек. Татарстанда бер тапкыр 1 миллион сумга якын акча бирелә, ай саен хәрбиләргә 210 мең һәм аннан артыграк акча түләнә. Арттырылган түләүне 2024 елның июнь-июль айларында алырга мөмкин. Төгәлрәк мәгълүматны 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча белешеп була.

  • Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга - шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру - ирешкәнче дәвам итәчәк.
  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Материал Юлия Дәүләтбаева катнашында әзерләнде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100