news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дошман пилотсыз очкычы Түбән Новгород өлкә суды бинасына зыян китергән

Түбән Новгородта дошман пилотсыз очкычы өлкә суды бинасына зыян китергән. Бу хакта төбәк губернаторы Глеб Никитин хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

«Иртән Түбән Новгород өлкәсенә БПЛА һөҗүме булды, берничә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде. Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк. Түбән Новгородта өлкә суды бинасына зыян килгән. Инцидент урынында белгечләр эшли. Һава һөҗүмнәреннән саклану чаалары эше дәвам итә. Оператив хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли», - дип язган Никитин «Макс»та.

news_right_1
news_right_2
news_bot