news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дошманны җиңгән түгел, ачуын тыя белгән кеше батыр булыр – Нияз хәзрәт Сабиров

Татарстанның Хәрби җыелу пунктында ачык ишекләр көне узды.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген җәмгыятьтәге төрле проблемалар рухи кыйммәтләрнең җитәрлек булмавыннан да килә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров хәрби хезмәткә җыенучы егетләр һәм әти-әниләре алдында чыгыш ясап, шундый фикер җиткерде.

Татарстанның Хәрби җыелу пунктында бүген хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе уңаеннан ачык ишекләр көне уздырылды. Хәрби кием киячәк егетләргә хәрбиләр генә түгел, дин әһелләре дә үз фатихасын бирде.

«Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр белән очрашуларны даими рәвештә уздыра. Әлеге очрашуларда хәзрәтләребез иманның әһәмияте, рухи кыйммәтләр турында сөйли, егетләрнең сорауларына җавап бирә, пәйгамбәребезнең нәсыйхәтләрен җиткерергә тырыша», – дип җиткерде безгә Нияз хәзрәт Сабиров.

Аның сүзләренчә, хәрбиләр белән үзара тыгыз элемтәдә тору тирән мәгънәгә ия.

«Бүген җәмгыятьтә проблемалар рухи кыйммәтләр булмаудан килә бит. Интернет аша дөрес булмаган ялган мәгълүмат таратучылар, шуңа алданып, дөрес булмаган гыйлем алучылар да бар. Мондый очрашулар барышында без егетләргә дини гыйлемне акыллы, тәҗрибәле остазлардан, хәзрәтләрдән алырга кирәклеген искәртәбез. Пәйгамбәребез (с.г.в) үзенең хәдисендә: «Иманлы кеше башкаларга үзенә теләгәнне үк теләр», – дигән. Хәрби хезмәт чорында сезнең дә бер гаилә булып, бер-берегезгә изгелек кенә кылуыгызны телим», – диде хәзрәт.

Очрашуда хәрби частьларда дини йолаларны үтәргә, вакытында намаз укырга шартлар булдырылу хакында да әйтелде.

«Шуны истән чыгармагыз: дошманны җиңгән түгел, ә ачуын тыя белгән кеше батыр булыр. Әти-әниләрне онытмагыз, еш элемтәдә булыгыз. Алар сездән һәрвакыт җылы сүз көтә. Коръән аятендә: «Аллаһы Тәгаләгә, аннары әти-әниегезгә карата рәхмәтле булыгыз», – диелә. Әти-әниләрне онытсак, изге эшләребез дә исәпкә алынмас», – дип йомгаклады ул сүзен.

Исегезгә төшерәбез, хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 1 октябрьдән – 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бүген Татарстаннан тагын 70 егет хәрби бүлеккә озатыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100