Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә 102 яшьлек фронтовикны 23 февраль белән котладылар
Зәйдә Ватанны саклаучылар көне алдыннан 102 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Яковлевич Мачтаковны хөрмәтләделәр.
19 февральдә мөхтәрәм кунаклар Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Республикасы энергетика ветераны һәм Зәй муниципаль районының мактаулы гражданины Леонид Мачтаковның өендә булды, аңа августта 102 яшь тула.
Леонид Яковлевич Зәй районының Перцовка авылында туган. Урта белем турында аттестатны ул 1941 елның 21 июнендә ала, ә инде 1942 елның гыйнварында Виленск хәрби пехота училищесына җибәрелә.
Училищены тәмамлагач, алгы сызыкка эләгә. Фронтовик Ржев янындагы сугышларда катнаша, анда беренче тапкыр яралана, Сталинград, Курск дугасындагы сугышларда катнаша, анда һөҗүм вакытында контузия ала. Украина, Румыния, Болгария, Югославияне азат итә һәм Берлинга кадәр барып җитә. 1947 елда ул өенә әйләнеп кайта һәм үзен Зәй ГРЭСын төзүгә багышлый, республика энергетикасы үсешенә зур өлеш кертә.
Ветеранны котларга Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, Зәй ГРЭСының «Татэнерго» АҖ филиалы директоры урынбасары Рамил Галиуллин, ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев һәм махсус хәрби операция ветераны Георгий Борисов килгән иде.
Олы яшьтә булуына карамастан, Леонид Яковлевич кунакларны бәйрәм өстәле янында каршы алды, зур игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Рамил Галиуллин ветеранның хатирәләрен мөмкин кадәр күбрәк кеше ишетсен өчен радиоэфирда чыгыш ясарга чакырды.
Материал Айгөл Яруллина катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз