Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ДОСААФ Казанда Җиңү көненә багышланган автомобильләр йөреше уздырды
Акциядә сугыш һәм хәрби хәрәкәт ветераннары, патриотик һәм оборона оешмалары вәкилләре катнашты.
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Казанда Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасы Бөек Җиңү көненә багышланган автомобильләр йөреше уздырды. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәт ветераннары, оборона оешмасы хезмәткәрләре, Раифа училищесының яшь армиячеләре, эзләү-коткару отрядлары һәм "Курс" яшьләр оешмасы вәкилләре утырган машиналар колоннасы һәм ДОСААФ автобуслары Патрис Лумумба, Николай Ершов, Карл Маркс, Лобачевский, Уң як Болак, Профсоюз, Кремль, Восстание, Ибраһимов, Чуйков, Әмирхан урамнары буйлап хәрәкәт итте.
Колонна узган юлларда музыкаль композицияләр һәм сугыш чоры җырлары яңгырады. Автойөреш катнашучыларының беренче тукталышы Арча зиратында булды. Монда ДОСААФчылар һәм сугыш ветераннары Билгесез солдат һәйкәленә һәм Советлар Союзы Геройлары Михаил Девятаев белән Гани Сафиуллин каберләренә чәчәкләр салдылар. Алга таба автойөреш Җиңү паркында тукталды.
ДОСААФ автомобильләр йөреше Татарстан башкаласында - Хәрби-спорт оешмаларының һәм кадет корпусларының "СОЮЗ-2018 - Җиңү варислары" Бөтенроссия яшьләр өйрәнү җыенын ачу белән төгәлләнде. Хәрби-патриотик җыен Казанда 9 майга кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз