Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ДОСААФ идарәсе рәисе яшьләрне армиягә әзерләү өчен тирлар булдырырга тәкъдим итте
Элегрәк Татарстанның ДОСААФ структурасында 40тан артык тир эшләгән булса, хәзерге вакытта бары тик ике генә тир эшли.
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстанның ДОСААФ идарәсе рәисе, генерал-майор Дамир Динниулов яшьләрне армиядә хезмәт итүгә әзерләү һәм корал белән куркынычсыз эшләргә өйрәтү өчен тир төзелеше буенча республика программасы булдырырга тәкъдим итте. Бу тәкъдимен ул кичә Казан югары танк-команда училищесында үткән брифингта җиткерде.
“Бик аз процент призывникларның гына ату коралы белән куллана белүен минем күп тапкыр әйткәнем бар. Минемчә, бүгенге көндә яшьләрне армиядә хезмәт итүгә әзерләү һәм корал белән куркынычсыз эшләргә өйрәтү өчен тир төзелеше буенча республика программасын булдырырга кирәк”, - диде Дамир Динниулов.
- 1990 елларга кадәр Татарстанның ДОСААФ структурасында 40тан артык тир эшләгән булса, хәзерге вакытта бары тик ике генә тир, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз