Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юллар, транспорт һәм экология: Татарстанстат төбәк халкының төп проблемаларын атады
Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге (97,2 процент) үз торак пунктларында яки районда яшәүләреннән канәгать. Төбәктә үткәрелгән халыкның яшәү шартларын комплекслы күзәтү нәтиҗәләрен өйрәнгәннән соң, белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән. Татарстанстат җитәкчесе урынбасары Илнур Төхвәтуллин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Татарстан халкы юлларның торышы һәм хәрәкәт иминлеге (46,2 процент), җәмәгать транспорты эшен оештыру (33,5 процент), әйләнә-тирә мохитнең пычрану дәрәҗәсе (31 процент), эчкечелек тамыр җәю (23,9 процент) һәм торак-коммуналь хуҗалык эше (22,4 процент) белән аеруча нык кызыксына. Сораштыруда катнашучыларның 26 проценты үз торак пунктында яки районында төнлә үзләрен имин хис итә, ә 8 процентына караңгыда йөрү куркыныч», - дип искәртте ул.
Быел тикшерүнең чираттагы этабы 10 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр узачак. Татарстанстат хезмәткәрләре – махсус әзерләнгән интервьюерлар - 1 377 йорт хуҗалыгында сораштыру үткәрәчәк. Сораштыру, Казан һәм Чаллы шәһәрләрен дә кертеп, Татарстанның 28 муниципаль берәмлеген колачлаячак. Татарстанстат республика халкын күзәтүдә катнашырга, анкета сорауларына ачыктан-ачык җавап бирергә чакыра.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз