Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дөрес урнаштырылмаган фаралар өчен штрафны 10 тапкырга арттырырга тәкъдим итәләр
Депутатлар дөрес яктыртмаган фаралар өчен штрафны 10 тапкырга күтәрергә тәкъдим итә. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Анда тиешле куркынычсызлык таләпләренә һәм эксплуатация шартларына туры килми торган машинаны йөртүчеләр өчен штрафны хәзерге 500 сумнан 5 мең сумга кадәр арттыру тәкъдим ителә.
Документка аңлатма язуыннан аңлашылганча сүз дөрес көйләнмәгән фаралар турында бара. Шул ук вакытта, дөрес яктыртмаган фаралар өчен депутат тәкъдим иткәнгә караганда кырысрак җаваплылык бар. Ә нәкъ менә приборларны конфискацияләү белән машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү.
Шуны әйтергә кирәк, депутат бу маддәгә дә штраф өстәргә тәкъдим итә. Ягъни, мондый хокук бозу өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү белән бергә 5 мең сум штраф салу, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз