news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөрес дәваламыйча, кеше үлеменә сәбәпче булганы өчен Балтач табибын хөкем иткәннәр

Дөрес дәваламыйча, кеше үлеменә сәбәпче булганы өчен Балтач табибын хөкем иткәннәр. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

2021 елның бер көнендә элеккеге хәрби табиб-хирург В.га авылдашы И. аркам авырта дип мөрәҗәгать итә. Табиб авыруның амбулатория картасын өйрәнеп, аңа тиешле дарулар исемлеген яза һәм медицина процедуралары үткәрү өчен өенә килергә киңәш итә. Алга таба В. үз өендә пациентны кабул итә, әмма дөрес дәваламау нәтиҗәсендә И. вафат була.

«Татарстанның Балтач район суды тарафыннан хөкем ителүче элеккеге хәрби табиб-хирург Россия Федерациясе Җинаять кодексының беренче өлешенең 109 маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип табылды. Аңа 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 5 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнде», диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100