news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Kazan Digital Week форумы барган көннәрдә өстәмә поездлар билгеләнәчәк

29-31 октябрьдә «Казан Экспо» үзәгендә үтәчәк Kazan Digital Week Халыкара форумы көннәрендә өстәмә электричкалар билгеләнәчәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

«Бу чорда Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча көн саен дүрт өстәмә шәһәр яны электр поезды йөриячәк», – диелә хәбәрдә.

Өстәмә составлар арадаш тукталышларсыз барачак, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot