news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия көне уңаеннан Казаннан Мәскәүгә өстәмә поездлар билгеләнәчәк

Россия көне уңаеннан Казаннан Мәскәүгә өстәмә поездлар билгеләнәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Июнь аенда Россия көненә багышланган бәйрәм көннәрендә Казаннан Мәскәүгә өстәмә поездлар билгеләнәчәк. Бу хакта Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан һәм Россия башкалалары арасында ерак арага йөрүче өстәмә поездлар пассажирларга уңайлы булсын өчен кертелә», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Казаннан 205нче поезд 11 июньдә 00.10 сәгатьтә кузгалып китеп, 15.48 сәгатьтә Мәскәүгә килеп җитәчәк. Мәскәүдән исә состав 12 июньдә 1.10 сәгатьтә кузгала һәм 17.15 сәгатьтә Казанда була.

news_right_1
news_right_2
news_bot