Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Июньдә Казаннан Адлер һәм Новороссийскига өстәмә поездлар билгеләнәчәк
Җәйге чорда 491/492 номерлы Казан - Адлер һәм 509/510 номерлы Казан – Новороссийск өстәмә поездлар билгеләнәчәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының матбугат хезмәте.
491/492 номерлы поезд көн аралаш йөриячәк. Ул Казаннан - 2 июньдә (7.20 сәгатьтә кузгалып китә), ә Адлердан исә 4 июньдә (10.41 сәгатьтә кузгала) йөри башлый.
509/510 номерлы поезд да көн аралаш йөриячәк. Татарстан башкаласыннан состав – 6 июньдә (22.48 сәгатьтә кузгалып китә), Новороссийскидан исә 9 июньдә (00.25 сәгатьтә кузгала) йөри башлый.
«Юлда Ульяновск, Саратов һәм Волгоградта тукталышлар каралган», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Моннан тыш, җәйге чорда 583/584 номерлы Казан - Анапа балалар поезды рейслары да билгеләнә. Состав июньнән августка кадәр аерым даталар буенча йөриячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз