news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

21 мартта Казан – Аэропорт маршрутында өстәмә электричкалар кертелә

21 мартта «Казан Экспо»да булачак концерт уңаеннан Казан – Аэропорт - Казан маршрутында өстәмә поездлар билгеләнәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте.

Казаннан 7602 номерлы электричка 18.09 сәгатьтә китәчәк һәм 18.40 сәгатьтә Аэропорт станциясенә килеп җитәчәк.

7603 номерлы поезд Аэропорт станциясеннән 21.42 сәгатьтә кузгалып китеп, 22.10 сәгатьтә Казанда булачак.

Поездлар тукталышларсыз барачак, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә

news_right_1
news_right_2
news_bot