Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Февральдә Казаннан аэропортка өстәмә электричкалар билгеләнәчәк
«Казан Экспо»дагы концертларга бәйле рәвештә, Казан – Аэропорт – Казан маршрутында 6, 26 һәм 28 февральдә өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте.
Казаннан 7602нче өстәмә электричка 18.04 сәгатьтә кузгалып китәчәк һәм 18.24 сәгатьтә Аэропорт станциясенә килеп җитәчәк.
7603нче шәһәр яны поезды исә Аэропорт станциясеннән 21.42 сәгатьтә кузгала һәм 22.10 сәгатьтә Казанда була.
Поездлар тукталышларсыз барачак, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз