news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Допингка каршы кагыйдәне бозучылар җәзасын алырга тиеш – Зарипов турында спорт министры
"Әмма һәр тәгаен очрак буенча хәлне ачыкларга кирәк, кешене гаепләве бик җиңел", - ди министр.
Скопировать ссылку
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Допингка каршы кагыйдәне санга сукмаучы барлык спортчылар да җәзасын алырга тиеш. Танылган хоккейчы Данис Зариповның ярышлардан читләштерелүе уңаеннан Россия спорт министры Павел Колобков «Р-Спорт» агентлыгына шундый фикер җиткергән.
Исегезгә төшерәбез, «Ак Барс» хоккей командасы һөҗүмчесе, узган сезонда Магнитогорскиның «Металлург» клубы өчен чыгыш ясаган Данис Зариповның 2016-2017 елгы сезонда тапшырган допинг-тесты уңай нәтиҗә биргән һәм ул 2019 елның 22 маена кадәр ярышлардан читләштерелде.
«Кагыйдә бозган һәр кеше, исеме һәм дәрәҗәсенә дә карамастан, җәзасын алырга тиеш! Гаепле икән – дисквалификация дә була. Әмма һәр тәгаен очрак буенча хәлне ачыкларга кирәк, кешене гаепләве бик җиңел!» – дигән Колобков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2