news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньякүләм танылган галим Зинфер Исмәгыйлев вафат булган

Дөньякүләм танылган галим Зинфер Исмәгыйлев вафат булган
https://tatar-congress.org/

21 июнь көнне 75 яшендә дөньякүләм танылган галим, Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Күмер һәм углехимия федераль тикшеренү үзәгенең фәнни җитәкчесе, Күмер химиясе һәм химик материаллар белеме инситуты директоры Зинфер Ришат улы Исмәгыйлев вафат булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Зинфер Исмәгыйлевнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә.

Зинфер Ришат улының Россия сәнәгатенә һәм фәненә керткән өлеше бихисап зур. Галимнең хезмәт хәзинәсендә үз өлкәсенә кагылышлы 1,3 меңләп бастырылган язма һәм 170тән артык авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100