news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөньякүләм фәнни җәмәгатьчелек Үзбәкстанның мәдәни мирасны саклау эшен югары бәяләде

Дөньякүләм фәнни җәмәгатьчелек Үзбәкстанның мәдәни мирасны саклау эшен югары бәяләде
«Үзбәкстанның мәдәни мирасы - яңа Ренессанс нигезе нигезе» халыкара конгрессының матбугат үзәге

Шушы көннәрдә шәрыкъ илләре һәм Урта Азия буенча дөнья күләмендә билгеле галимнәрнең карашы Үзбәкстанга төбәлгән иде. Сәмаркандта узган «Үзбәкстанның мәдәни мирасы - яңа Ренессанс нигезе» халыкара конгрессында катнашучылар илнең мәдәни мирасны саклауга мөнәсәбәтен югары бәяләде.

22-24 июль көннәрендә Сәмаркандта узган Халыкара конгрессның йомгаклау резолюциясендә Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев инициативасы белән Яңарыш эпохасына нигез салынуы һәм рухи-агарту тармагында үзгәрешләр ассызыклана.

Йомгаклау документында Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте тарафыннан алты ел эчендә 60 том китап чыгарылуы ассызыклана. Быелгы конгресста әлеге китапларның 10 томы тәкъдим ителде. Мәдәни мирасны саклау темасына алтмышлап фильм төшерелгән. Резолюциядә хәзерге вакытта «Үзбәкстанның архитектура эпиграфикасы», «Галимнәрнең хезмәтләрендә Үзбәкстан мәдәнияте һәм фәне» серияләре буенча эш баруы да билгеләп үтелә.

Халыкара танылган галимнәр Конгрессны фәнни дөньяның зур вакыйгасы дип атады. Конгресста 32 илдән 350 кеше катнашты. Болар – галимнәр, дөньякүләм билгеле музейларның җитәкчеләре һәм журналистлар. Конгресста 100ләп доклад тыңланды, түгәрәк өстәлләр һәм презентацияләр уздырылды.

Катнашучылар арасында Россиянең билгеле галимнәре белән бергә Татарстан галимнәре дә бар иде. Болар - ТР Милли музей генераль директоры урынбасары, сәнгать белгече Лилия Саттарова, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның директор урынбасары, сәнгать белгече Динә Хисамова.

Татарстан галимнәренең Татарстан музейларында сакланган Үзбәкстан мәдәниятенә кагылышлы артефактлар буенча язылган фәнни хезмәтләре Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте чыгарган альбом-китапларның бер томын тәшкил итә.

Үзбәкстанның мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге эшчәнлеге ЮНЕСКО тарафыннан да танылган – Үзбәкстан ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча комитеты әгъзасы итеп сайланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot