news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньядагы иң өлкән хатын-кыз 118 яшендә вафат булган

Франциядә планетаның иң өлкән кешесе - Люсиль Рандон 118 яшендә вафат булган. Бу хакта Agence France-Presse агентлыгы әлеге хатын-кыз яшәгән картлар йорты вәкиленә сылтама белән хәбәр итә. Аның белдерүенчә, йоклаган вакытта әбинең йөрәге тибүдән туктаган.

Рандон 1904 елның 11 февралендә туган. 41 яшендә ул монахлар тормышы белән яши башлаган, шуннан соң Виши шәһәре хастаханәсендә 28 ел эшләгән, ятимнәр һәм өлкәннәргә ярдәм иткән. 2009 елдан картлар йортында яшәгән.

2021 елда Рандон коронавирус пандемиясен кичергән. Картлар йортында аның ун күршесе шул чирдән вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100