news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөньядагы иң өлкән ир-ат 113 яшьлек туган көнен билгеләп үткән

Дөньяда иң өлкән ир-ат үзенең 113 яшьлеген билгеләп үтте. Бу хакта Гиннесс рекордлар китабының рәсми сайты хәбәр итә.

Рекордсменның исеме – Джоао Мариньо Нето. Ул Бразилиядә яши. Рекордлар китабындагы мәгълүмат буенча, ир-ат 1912 елның 5 октябрендә Бразилиядә туган. Ир-ат үзенең озын гомерендә алты баласын, 22 оныгын, 15 оныкчыгын һәм оныкчыкларының өч баласын күргән.

Тарихта иң олы яшьтәге ир-ат 116 ел яшәгән. Ул Дзироэмон Кимура исемле япон кешесе булган, 2013 елда үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot