news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 28 көн эчендә 63 процентка арткан

Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 28 көн эчендә 63 процентка арткан
Фото: © "Татар-информ"

Узган 28 көндә – 17 июльдән 13 августка кадәр – дөньяда коронавирус инфекциясе йоктыруның 1,4 миллионга якын очрагы теркәлгән, 2,3 меңнән артык кеше вафат булган. Беренче күрсәткеч моннан алдагы чор белән чагыштырганда шунда ук 63 процентка арткан, ә икенчесе, киресенчә, 56 процентка кимегән, дип хәбәр итә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы.

Мәгълүмати бюллетеньдә билгеләп үтелгәнчә, вирус йоктыруның яңа очраклары 104 илдә ачыкланган. Пандемия вакытында коронавирус йоктыруның 769 миллионнан артык очрагы теркәлгән, 6,9 миллион кеше вафат булган.

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 7-13 августта Россиядә коронавирусның 2944 очрагы ачыкланган, 41 кеше үлгән.

Искәртеп узабыз, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы май аенда коронавирус пандемиясе статусын гамәлдән чыгарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot