news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяда коронавирус инфекциясенең таралу темплары янә арта башлады

Дөньяда коронавирус инфекциясенең таралу темплары, җиде атна кимегәннән соң, янә арта башлады. Шул ук вакытта, үлүчеләр саны азая. Бу хакта «Российская газета» ТАСС агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

7-13 майда дөньяда 3,4 миллионга якын кеше коронавирус йоктырган, 20 меңгә якыны вафат булган. Европада эпидемиологик вазгыять яхшыруга таба бара, ә Азия һәм Америкада, киресенчә, начарая. Әйтик, узган атнада Япониядә бер тәүлектә әлеге инфекция 40 мең кешедә ачыкланган. Малайзия һәм Таиландта да коронавирусның таралу темплары арта.

АКШта көн саен 80 меңнән артык очрак теркәлә. Февраль урталарыннан бирле илдә мондый хәл булмаган. Латин Америкасы илләрендә - Колумбия һәм Бразилиядә, ә Европа илләрендә Испаниядә коронавирус йоктыручылар арта.

Австралия Хөкүмәте дә яңа дулкынга каршы тора алмый. Әлеге илдә бу атнада тәүлегенә 50 меңнән артык очрак теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100