news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дөньяда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 595 миллионнан артып киткән

Американың Джон Хопкинс университеты мәгълүматларыннан күренгәнчә, дөньяда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 595 миллион 677 мең 66 кешегә җиткән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Дөньяда вирус тарала башлаган вакыттан алып 6 миллион 452 мең 769 кеше ковид корбаны булган.

Коронавирус инфекциясенең 20 миллионнан артык очрагы теркәлгән илләр арасына АКШ, Һиндстан, Бразилия, Франция, Германия, Бөекбритания, Италия һәм Көньяк Корея керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot